Хыял артыннан / Вслед за мечтой
13 сентября
·Театр им. Тинчурина. Новое здание, Казань
Хыяллар кешегә канат куя, диләр. Авылдан Казанга килгән хыялый төзүче егет Хәйдәр дә үз йолдызын табар өчен шул канатларда очарга әзер. Ул йолдызларга гашыйк, күңеле гел күккә ашкына. Бер көнне шәһәр утлары арасында ул Мәскәүдән килгән яшь рәссам Чулпан белән очраша һәм шул мизгелдә Хәйдәрнең күңел йолдызлары мәхәббәт булып кабына. «Хыял артыннан» дуслык, саф мәхәббәт һәм кешене алга этәрүче хыял көче турында…